
Бик күптән булган хәлләр, инде ул турыда шаһитлек итәр беркем дә калмады.
Әбиемнең бертуган апасының тормыш вакыйгалары башта имеш-мимешләр, аннан легендалар белән өретелде. Париждагы рус эмигранткасының мәхәббәт тарихын миңа әнием сөйләгән иде.
Гражданнар сугышының бөтен нәрсәне кабып йотарга әзер авызы Новониколаевскка (хәзер – Новосибирск) кадәр сузыла.
Колчак һәм Антанта армияләре Кызыл Армия һөҗүменнән ашыгыч рәвештә көнчыгышка чигенәләр.
Француз офицерының Себер гүзәле Ксения белән танышуы Язмыш язуы булгандыр. Тарихи вакыйгалар чоңгылына килеп эләгүдән миңгерәп калган яшьләрнең йөрәкләре самими һәм нечкә мәхәббәткә ачыла.
Гашыйклар Владивосток һәм Америка аша, канлы хаос кичеп, озын-озын юллар узып Франциягә барып җитәләр.
Аның тормыш иптәше сугышның башыннан ук Каршылык хәрәкәтендә актив катнаша. Азатлык өчен көрәшүче француз каһарманы 1940 елда һаләк була, ә Ксения – Ордынск районының Каменка авылына әйләнеп кайта һәм инде бөтенләй икенче Россиядә аның өчен яңа тормыш башлана, ә аннары соң – Бөек Ватан сугышының коточкыч авыр еллары.
Билгеле, бу китап алар турында гына түгел. Шигъри юлларда – Минем нәселемнең, фаҗигалы язмышлы гади кешеләрнең генетик хәтере. Аларның йөрәк җиле белән билгеләнгән мәхәббәт киңлеге Галәмнең иң ерак почмакларына кадәр тарала.
Һәм Мәхәббәт Галәмендәге Вакыт угын туктатыр бернинди көч тә юк.
Details
- Publication Date
- Aug 12, 2022
- Language
- Tatar
- ISBN
- 9781387703906
- Category
- Fiction
- Copyright
- All Rights Reserved - Standard Copyright License
- Contributors
- By (author): Ольга Левадная
Specifications
- Pages
- 58
- Binding Type
- Hardcover Case Wrap
- Interior Color
- Black & White
- Dimensions
- US Trade (6 x 9 in / 152 x 229 mm)